Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Җәзадан качып котылып булмый

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләргә каршы көрәш алып баралар. Юл транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар юлларда куркыныч тудыру өстенә, җәзадан качарга да омтылалар. Аксубай районында штрафларны явыз ният белән түләмәгән 43 физик һәм 6 юридик затка җәза бирелгән. Административ штрафны вакытында түләмәгән очракта штраф суммасы ике тапкыр күләмдә...

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләргә каршы көрәш алып баралар. Юл транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар юлларда куркыныч тудыру өстенә, җәзадан качарга да омтылалар.

Аксубай районында штрафларны явыз ният белән түләмәгән 43 физик һәм 6 юридик затка җәза бирелгән.

Административ штрафны вакытында түләмәгән очракта штраф суммасы ике тапкыр күләмдә арттырылып түләтелә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә, яки 15 тәүлеккә административ кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү җәзасы көтә. Өч ай эчендә штраф түләүдән качкан 12 машина йөртүче кулга алынган, уналтысына карата суд мәҗбүри эшләргә тарту карарын кулланган, калганнары штрафны икеләтә арттырылган суммада түләгән. Суд приставлары үз эшләрендә транспорт чарасына арест салу кебек алымны да кулланалар. Ахыр чиктә алар әҗәтне каплау өчен сатуга куелырга да мөмкин. Аксубай районының суд приставлары 2017 елның 3 аенда бурычлы 2 транспорт чарасына арест салган. Штраф түләүдән баш тарткан автомобиль сөючеләргә карата транспорт чарасына идарә итү хокукыннан һәм Россия Федерациясе чикләренә чыгудан мәхрүм итү җәзасы да кулланылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев