Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Юлларда балалар

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында балаларны юлда имин йөртү хакында фикер алыштылар. Соңгы фаҗига - Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан укучыларының һәлакәткә эләгеп һәлак булуы (автобус иминлек җайланмалары белән җиһазланмаган була) һәм Азнакай укучыларының җимерек автобус салонында төн чыгуы бөтен Татарстанны тетрәндерде. Комиссия рәисе - башкарма комитет җитәкчесе Анатолий...

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында балаларны юлда имин йөртү хакында фикер алыштылар.



Соңгы фаҗига - Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан укучыларының һәлакәткә эләгеп һәлак булуы (автобус иминлек җайланмалары белән җиһазланмаган була) һәм Азнакай укучыларының җимерек автобус салонында төн чыгуы бөтен Татарстанны тетрәндерде.


Комиссия рәисе - башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов катнашучыларны юллардагы кагыйдә бозу статистикасы белән таныштырды һәм быелның биш аенда район буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1947 очрагы теркәлүен билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, шул санның 12 се - балаларны махсус иминлек җиһазы булмаган килеш машинага утыртып йөртү.


-Каникуллар башланды гына әле, район буйлап, аның чикләрендә үткәрелгән экскурсияләргә барганда, техника видеотеркәгеч, Глонасс системасы һәм тихограф белән җиһазланган булырга тиеш, - дип ассызыклап үтте комиссия рәисе.


Районда 28 торак пункттан 19 мәктәп маршруты буенча белем бирү учреждениеләренә укучыларны 12 автобус йөртә. Тәмамланган уку елында белем бирү учреждениеләренә кадәр автобус белән 439 бала йөрде.


-1 сентябрьдә 12 автобус та рейска чыксын өчен, безгә автобус паркын ремонтларга һәм профилактика үткәрергә кирәк. Моның өчен 900 мең сум акча таләп ителә, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. Комиссия утырышына җыелган мәктәп директорларын җылы гаражлар булмавы борчый.


Мәгариф бүлеге белгече Альбина Столповская шоферларның еш алмашынып торуына игътибар итү кирәклегенә басым ясады һәм мәктәп автобуслары шоферларына карата таләпләрнең артык югары булуын билгеләп үтте.


- Автобуслар яңа түгел, иң "яшьләре" 2011 нче елгы, ә иң "карты" 2007 нче елгы - без аларны сакларга тиеш, чөнки ун ел файдаланганнан соң гына аларны алмаштыру мөмкинлеге бар, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе.


Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчеләреннән дә балаларны юлда имин йөртү кагыйдәләре турында сорадылар - балаларны массакүләм спорт ярышларына һәм чараларына аларның автобусы да йөртә бит.


-Безнең карамакта ике автобус, аларның икесе дә видеотеркәүнең икеләтә системасы, тизлекне чикләгеч һәм иминлек каешлары белән җиһазланган, - дип әйтте яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев.


Тугыз йөз мең сум акча район өчен аз сумма түгел, әмма, комиссия рәисе билгеләп үткәнчә, балалар иминлеге кыйммәтрәк һәм моның өчен акчаны кызганмаска кирәк. Әлеге проблема якын арада хәл ителеп, уку елы башлангач, автобуслар рейска төзек килеш чыгачак.

Фото http://www.google.com/imgres?imgurl=http://by24.org/wp-content/uploads/2015/05/crushed_bus_with_russian_children.jpg&imgrefurl=http://xn--j1aidcn.org/%25D1%2581%25D1%2582%25D1%2580%25D0%25B0%25D1%2588%25D0%25BD%25D0%25B0%25D1%258F-%25D1%2582%25D1%2580%25D0%25B0%25D0%25B3%25D0%25B5%25D0%25B4%25D0%25B8%25D1%258F-%25D0%25B2-%25D1%2580%25D1%2584-%25D1%2580%25D0%25B0%25D0%25B7%25D0%25B1%25D0%25B8%25D0%25BB%25D1%2581%25D1%258F-%25D0%25B0%25D0%25B2%25D1%2582%25D0%25BE%25D0%25B1/&h=420&w=630&tbnid=mhTdGSHC2W--oM:&zoom=1&docid=F8jHgszRLj0zpM&ei=DguMVemmMcqhsAH1zIC4DQ&tbm=isch&ved=0CCEQMygGMAY сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев