Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Юл-транспорт вакыйгасында зыян күргән кешенең гомере өзелгән

Февраль азагында Аксубай-Федоровка автомобиль юлында өч кеше катнашында юл һәлакәте булды. Якынча мәгълүматларга караганда, ВАЗ-2114 автомашинасы йөртүчесе, Аксубай бистәсе ягыннан килгәндә, имин тизлек сайлап алмый, каршы як полосага чыга һәм LADA-217230 (Приора Хэтчбек) автомобиле белән чәкәләшә. Эш материаллары Россия МВДның тикшерү бүлегенә тапшырылган. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә "ундүртле" машинасындагы ике кеше:...

Февраль азагында Аксубай-Федоровка автомобиль юлында өч кеше катнашында юл һәлакәте булды.


Якынча мәгълүматларга караганда, ВАЗ-2114 автомашинасы йөртүчесе, Аксубай бистәсе ягыннан килгәндә, имин тизлек сайлап алмый, каршы як полосага чыга һәм LADA-217230 (Приора Хэтчбек) автомобиле белән чәкәләшә. Эш материаллары Россия МВДның тикшерү бүлегенә тапшырылган.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә "ундүртле" машинасындагы ике кеше: 62 яшьлек һәм 67 яшьлек пассажир, икенче машинадагы 45 яшьлек пассажир зыян күрә. Алар төрле дәрәҗәдәге авыр имгәнүләр белән Аксубай район хастаханәсенә китерелә. Авария нәтиҗәсендә зыян күргән 67 яшьлек пассажир икенче көнне хастаханәдә җан бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев