Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән
Юл, иминлек, инспектор

Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән

6 июль көнне 18:20 сәгатьтә Аксубай-Федоровка юлының 21 нче километрында Рено Логан һәм КамАЗ автомобильләре йөртүчеләре катнашында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 30 яшьлек Рено Логан машинасы йөртүчесе күпсанлы имгәнүләр белән Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә. Җиңел машинада утырып барган 25 яшьлек хатын-кыз район...

6 июль көнне 18:20 сәгатьтә Аксубай-Федоровка юлының 21 нче километрында Рено Логан һәм КамАЗ автомобильләре йөртүчеләре катнашында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.

Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 30 яшьлек Рено Логан машинасы йөртүчесе күпсанлы имгәнүләр белән Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә.

Җиңел машинада утырып барган 25 яшьлек хатын-кыз район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелә, әмма һәлакәт нәтиҗәсендә алган имгәнүләрдән ул анда җан бирә.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җентекле тикшерү алып барыла һәм бу уңайдан законлы һәм нигезле процессуаль карар кабул ителәчәк.


Нет комментариев