Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Юл статистикасы

Агымдагы елның беренче кварталында район юлларында 1145 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Март аенда имин юл хәрәкәтенә йогынты ясаган 379 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. 44 шофер һәм пассажир иминлек каешын каптырмаган, 9 машина йөртүче тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, ике очракта шоферларның машина йөртү таныклыгы булмаган, 10 ысы...

Агымдагы елның беренче кварталында район юлларында 1145 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.



Март аенда имин юл хәрәкәтенә йогынты ясаган 379 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. 44 шофер һәм пассажир иминлек каешын каптырмаган, 9 машина йөртүче тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, ике очракта шоферларның машина йөртү таныклыгы булмаган, 10 ысы - руль артына салган килеш утырган, 2 се - җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, 1 шофер автомобиль салонында баланы махсус җайланмасыз утыртып йөрткән, 11е балаларны утыртып йөртү кагыйдәсен бозган (дәүләт автомобиль инспекторлары аңлатуынча, еш очракта баланы махсус креслога утырталар, әмма иминлек каешын каптырмыйлар, бу да шулай ук кагыйдә бозу булып санала һәм әлеге факт өчен җәза бирү каралган). Дүрт шофер район чикләрендә ОСАГО иминият полислары булмаган өчен штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев