Юл статистикасы
Май аенда район юлларында 450 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Аларның 429ын ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, ә 16 сын полициянең участок уполномоченныйлары ачыклаган. Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов сүзләренә караганда, 300 машина йөртүче тизлек режимын арттырган, 42 се куркынычсызлык каешын эләктермәгән, моннан тыш, шуларның 4 се балалар йөртү иминлеге...
Май аенда район юлларында 450 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Аларның 429ын ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, ә 16 сын полициянең участок уполномоченныйлары ачыклаган.
Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов сүзләренә караганда, 300 машина йөртүче тизлек режимын арттырган, 42 се куркынычсызлык каешын эләктермәгән, моннан тыш, шуларның 4 се балалар йөртү иминлеге кагыйдәләрен бозган, 7 җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган, 3 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, 7 се ОСАГО полисы булмаган хәлдә хәрәкәт иткән, 7 се штрафларын түләмәгән, 14 шофер тиешсез урында туктап торган, 7 машина йөртүче исерек хәлдә һәм шуның өстенә 2 се идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев