Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Юл статистикасы

2016 елның февралендә Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 315 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган, шуның 29 ын полициянең участок уполномоченныйлары теркәгән. 149 машина йөртүче юлда тизлек режимын арттырган, 54 е - иминлек каешын эләктермәгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр һәм пассажирларга 7 беркетмә төзелгән. 17 машина хуҗасының иминият полисы булмаган...

2016 елның февралендә Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 315 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган, шуның 29 ын полициянең участок уполномоченныйлары теркәгән.


149 машина йөртүче юлда тизлек режимын арттырган, 54 е - иминлек каешын эләктермәгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр һәм пассажирларга 7 беркетмә төзелгән. 17 машина хуҗасының иминият полисы булмаган яки үз исеменә теркәлмәгән. 34 - машина йөртүче юл билгеләре таләпләрен бозган, 6 сы - җәяүлеләр кичүендә туктаган, 9 ы транспорт чарасының үтеп йөрү юлы өстендә булуына игътибар бирмәгән. 12 шоферга элек салынган штрафларны түләмәгән өчен кабаттан беркетмәләр төзелгән. 6 машина йөртүче юлда үзләренә генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучыларга да куркыныч тудырып, руль артына исерек килеш утырган.

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов аңлатмасыннан:

- Статистикадан мәгълүм булганча, янгында, суда батып һәм көнкүрештә имгәнү алып үлгәнгә караганда, юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләр (шул исәптән балалар) күбрәк һәлак була. Тизлек режимын арттыру, каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән полосага чыгу, исерек килеш идарә итү юл-транспорт һәлакәтенә китергән төп сәбәпләр. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юлда үтә дә игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз. Кайда гына булсагыз да Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез, чөнки юл хаталарны кичерми. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсының өйдә көтеп торучы балалары, якыннары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев