Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Юл статистикасы

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның маенда юл кагыйдәләрен бозуның 465 очрагын ачыклаган, 47 очракны участок вәкилләре теркәгән. 279 машина йөртүчегә тизлек режимын арттырган өчен, 8 енә - балаларны махсус саклану җайланмасыннан тыш утыртып йөрткән өчен, 34 енә - иминлек каешын эләктермәгән өчен, 15 енә - автомобиль руле артына документларсыз утырган...

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның маенда юл кагыйдәләрен бозуның 465 очрагын ачыклаган, 47 очракны участок вәкилләре теркәгән.

279 машина йөртүчегә тизлек режимын арттырган өчен, 8 енә - балаларны махсус саклану җайланмасыннан тыш утыртып йөрткән өчен, 34 енә - иминлек каешын эләктермәгән өчен, 15 енә - автомобиль руле артына документларсыз утырган өчен җәза бирелгән. Җиде машина йөртүчегә дәүләт билгеләре укылмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ беркетмә төзелгән. 12 машина йөртүче - транспорт чарасындагы җитешсезлекләр өчен, 39 ы - юл билгеләре таләпләренә игътибарсыз булган өчен, 38 е - иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән өчен, 4 се - машина йөртү таныклыгы булмаган яки аңардан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган өчен, 9 ы - штраф түләмәгән өчен, 14 е - руль артында исерек булган өчен җаваплылыкка тартылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында, торак пунктларда һәм аның чикләрендә хәрәкәт итү кагыйдәләренә битараф булган 8 җәяүле дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев