Юл статистикасы
Юл, иминлек, инспектор

Юл статистикасы

Ноябрь аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 342 чорагын ачыклаганнар. 32 машина йөртүчегә иминлек каешын каптырмаган өчен, 15енә - үзләре белән документ булмаган өчен, 32сенә ОСАГА иминлек полисы булмаган яки аңа теркәлмәгән килеш руль артына утырган өчен, 7сенә - транспорт чарасын тиешле тәртиптә...

Ноябрь аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 342 чорагын ачыклаганнар.

32 машина йөртүчегә иминлек каешын каптырмаган өчен, 15енә - үзләре белән документ булмаган өчен, 32сенә ОСАГА иминлек полисы булмаган яки аңа теркәлмәгән килеш руль артына утырган өчен, 7сенә - транспорт чарасын тиешле тәртиптә теркәмәгән өчен, 17сенә - техник яктан төзек булмаган машинага утырган өчен җәза бирелгән. 109 йөртүче - юл билгеләре таләпләрен бозган, 8е - транспортларын инвалидлар өчен билгеләнгән урында калдырган яки туктату кагыйдәләрен бозган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 34 җәяүле һәм пассажирга карата да административ беркетмә төзелгән. Штраф түләмәгән -12, исерек хәлдә руль артына утырган 4 йөртүче ачыкланган.


Нет комментариев