Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Юл статистикасы

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре апрель аенда 336 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән. 34 машина йөртүчегә иминлек каешын каптырмаган өчен, 8сенә - дәүләт билгеләре укырлык булмаган машина руле артына утырган өчен, 26 шоферга үзләре белән документлары булмаган өчен, 16сына - машинаны туктатуга яки инвалидларга билгеләнгән туктап тору урынына...

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре апрель аенда 336 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән.

34 машина йөртүчегә иминлек каешын каптырмаган өчен, 8сенә - дәүләт билгеләре укырлык булмаган машина руле артына утырган өчен, 26 шоферга үзләре белән документлары булмаган өчен, 16сына - машинаны туктатуга яки инвалидларга билгеләнгән туктап тору урынына кагылышлы кагыйдәне бозган өчен, 27сенә - ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән өчен, 30ына - куллану тыелган транспорт чарасы руле артына утырган өчен, 164енә - юл билгеләренә битараф булган өчен, 12сенә - штраф түләмәгән өчен, 9 шоферга салган килеш руль артына утырган өчен җәза бирелгән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 17 җәяүле дә җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев