Юл фәнен яхшы белүчеләр көч сынашты
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Юл фәне осталары" смотр-бәйгесе финалы "Буратино" балалар бакчасы базасында үтте. Бәйге юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юл-транспорт вакыйгаларына бәйле хәлләрдә әзерлек дәрәҗәсен ачыклау өчен, нәниләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре белемен ныгытуны максат итеп куйды. Финалда балалар бакчалары әзерлек төркемнәренең 13 зональ...
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Юл фәне осталары" смотр-бәйгесе финалы "Буратино" балалар бакчасы базасында үтте.
Бәйге юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юл-транспорт вакыйгаларына бәйле хәлләрдә әзерлек дәрәҗәсен ачыклау өчен, нәниләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре белемен ныгытуны максат итеп куйды.
Финалда балалар бакчалары әзерлек төркемнәренең 13 зональ этап җиңүчесе катнашты. Катнашучыларны составына "Имин юл хәрәкәте программаларын финанслау дирекциясе" ДУның Нурлат филиалы җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова, Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчелегендәге оештыручылар кергән таләпчән жюри бәяләде.
Катнашучыларга үзләрен түбәндәге бәйге биремнәрендә сынап карарга туры килде: "Визит карточкасы", "Юлда килеп чыккан вакыйгаларны хәл итү", "Гамәлдә булмаган юл билгесе". Көч сынашу нәтиҗәләренә нигезләнеп, жюри бәйге җиңүчеләрен ачыклады - 1 урынны Ярослав Мартынов алды ("Кояшкай" балалар бакчасы); 2 урында - Василиса Харитонова (Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы); 3 урында - Татьяна Жаренова ("Салават күпере" балалар бакчасы). Шулай ук түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде: Варвара Егорова (Яңа Аксубай балалар бакчасы) - "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче"; Ангелина Шишкова ("Колобок") - "ЮХК супер моделе"; Яна Хангельдыева ("Ләйсән") - "Иң күп белүче"; Альберт Кәшәфетдинов (Рус Кармәте башлангыч мәктәп-балалар бакчасы) - "Иң яхшы фикер йөртүче"; Айзат Кашәпов ("Буратино") - "ЮХК интеллектуаль белүче"; Тимур Зубрилкин (Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе) - "Иң үзенчәлекле"; Арина Сухалова (Мюд балалар бакчасы) - "Иң тырыш"; Раиф Гафиятов ("Кояшкай") - "ЮХК кагыйдәләрен иң яхшы белүче"; Ксения Сафронова (Иске Тимошкино балалар бакчасы) - "Иң күркәм"; Анастасия Трофимова (Иске Үзи "Миләшкәй") - "Иң булдыклы". Юл кагыйдәләрен яхшы белүче нәниләр Имин юл хәрәкәте фонды һәм Аксубай ЮХИДИ бүлегеннән истәлекле бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев