Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Юл фаҗигаләрен “Евроберкетмә“ буенча

Авария яки юл-транспорт вакыйгаларын хәзер "Евроберкетмә" буенча юл хезмәтен чакыртмыйча рәсмиләштерергә мөмкин. Евроберкетмә - алга таба иминият компенсациясен алу өчен юл-транспорт вакыйгасын мөстәкыйль рәсмиләштерү ысулы. Бу ысул Россия Федерациясендә дә пәйда булды. Аның өстенлеге шунда, дәүләт автомобиль инспекторларын көтеп вакыт үткәрмәү һәм юлларда бөкеләр хасил итмәү. Ләкин юл-транспорт һәлакәтендә евроберкетмәне...

Авария яки юл-транспорт вакыйгаларын хәзер "Евроберкетмә" буенча юл хезмәтен чакыртмыйча рәсмиләштерергә мөмкин.

Евроберкетмә - алга таба иминият компенсациясен алу өчен юл-транспорт вакыйгасын мөстәкыйль рәсмиләштерү ысулы. Бу ысул Россия Федерациясендә дә пәйда булды. Аның өстенлеге шунда, дәүләт автомобиль инспекторларын көтеп вакыт үткәрмәү һәм юлларда бөкеләр хасил итмәү. Ләкин юл-транспорт һәлакәтендә евроберкетмәне куллану өчен, билгеле шартлар үтәлергә тиеш - бәрелешү очрагында ике машинаның катнашуы шарт, машина йөртүчеләр ОСАГО буенча иминиятләштерелгән һәм полис аларның үзләре белән булырга, зыян суммасы 50 000 сумнан артмаска, шуның өстенә катнашучыларның юл вакыйгасына бәйле фикер каршылыгы булмаска тиеш. Бу очракта авария турындагы хәбәрне мөстәкыйль тутырырга мөмкин (2015 елның 1 июленнән сез мондый аварияләрне мөстәкыйль теркәргә тиеш).

Юл-транспорт вакыйгасы турында хәбәр килеп ирешкәч, дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәре фаҗигага китергән сәбәпләрне ачыклый. Катнашучыларның берсе һәлакәт турындагы документларны мөстәкыйль тутыруга бәйле ризасызлык белдерсә, бу очракта Авария комиссары ярдәмгә килә ала.

Фото: auto-helper24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев