Йолып алынган машиналарны сатып җибәрәчәкләр
Бары тик узган елның 11 аенда гына Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, штрафларны билгеләнгән вакытта түләмәгән затларга карата Татарстан полициясе хезмәткәрләре 21 меңнән артык административ эш ачкан. Әлеге эшләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча судлар штраф түләмәүчеләрне кулга алу турында 5,5 мең карар кабул иткән, 12,5 меңнән артык кешегә штраф салынган, 463 е...
Бары тик узган елның 11 аенда гына Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, штрафларны билгеләнгән вакытта түләмәгән затларга карата Татарстан полициясе хезмәткәрләре 21 меңнән артык административ эш ачкан.
Әлеге эшләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча судлар штраф түләмәүчеләрне кулга алу турында 5,5 мең карар кабул иткән, 12,5 меңнән артык кешегә штраф салынган, 463 е мәҗбүри эшләр сыйфатында җаваплылыкка тартылган.
ТР буенча МВДның ЮХИДИ Идарәсе җәзаларны котылгысыз итү принцибын гамәлгә ашыру кысаларында суд приставлары белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Кагыйдә бозучыларның бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне вакытында ачыклап, җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә. Штраф түләүдән качкан машина йөртүче Россия Федерациясе чикләренә чыгу хокукыннан мәхрүм ителә. Транспорт чарасына арест салу кебек әҗәтне түләттерүнең тагын бер алымы актив кулланыла. Алга таба ул бурычны каплау максатларында сатып җибәрелергә дә мөмкин.
ТР буенча МВДның Дәүләт автомобиль инспекциясе күңелсезлекләргә юлыкмас өчен административ штрафларны вакытында түләргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев