Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Яшь юл инспекторлары тизлекне арттырмауны үтенәләр

Дүртенче глобаль иминлек атнасы кысаларында Аксубай юлларына 3 нче һәм 2 нче мәктәптә белем алучы яшь инспекторлар чыкты. ЮХИДИ хезмәткәрләре ирекле ярдәмчеләр һәм безнең хәбәрче белән "Машина йөртүче, тизлекне кимет, гомерне саклап кал!" акциясен уздырдылар. Шулай итеп, бу тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләре проблемасына игътибарны арттыру өчен эшләнә....

Дүртенче глобаль иминлек атнасы кысаларында Аксубай юлларына 3 нче һәм 2 нче мәктәптә белем алучы яшь инспекторлар чыкты.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ирекле ярдәмчеләр һәм безнең хәбәрче белән "Машина йөртүче, тизлекне кимет, гомерне саклап кал!" акциясен уздырдылар. Шулай итеп, бу тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләре проблемасына игътибарны арттыру өчен эшләнә.

Яшь инспекторлар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген исләренә төшерделәр. Инспекторлар белән берлектә аларга "Гомерне сакла! Тизлекне кимет!" темасына юлда йөрү кагыйдәләрен пропагандалаучы балалар рәсемнәрен, гәзитләр һәм буклетлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев