Җәяүле штрафка тартылган
Узган елда республикада имгәнү алган җәяүлеләр саны күзгә күренеп артты. Көннең караңгы өлешендә җәяүлеләрне таптатуның 650 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 115 кеше үлгән, 564 кеше имгәнү алган. Тәүлекнең караңгы өлешендә торак пункт чикләрендә җәяүлене таптату очрагы безнең районда да теркәлгән. Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында, Иске Савруш авылы янында машина йөртүче күз күреме...
Узган елда республикада имгәнү алган җәяүлеләр саны күзгә күренеп артты.
Көннең караңгы өлешендә җәяүлеләрне таптатуның 650 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 115 кеше үлгән, 564 кеше имгәнү алган. Тәүлекнең караңгы өлешендә торак пункт чикләрендә җәяүлене таптату очрагы безнең районда да теркәлгән. Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында, Иске Савруш авылы янында машина йөртүче күз күреме начар булган шартларда юлдан баручы велосипедчыны күрми кала. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы, өстәвенә исерек тә була, аягы сынып, хастаханәгә китерелә һәм 1000 сум штрафка тартыла.
-Күпләр торак пунктлар чигендә киемдә яктылыкны кире кайтаручы элемент булган килеш хәрәкәт итү кагыйдәсенә әле дә булса битараф карыйлар, - дип билгеләп үтә районның баш дәүләт автомобиль инспекторы Нияз Гималтдинов. - Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда бу кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин. Фараларның якын утында машина йөртүче җәяүлене караңгыда илле метр арадан күрә ала. Ә инде киемдә яктылыкны кире кайтаргыч элемент булганда - икейөз метрдан.
Фото ptzgovorit.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев