Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Яктырак булган саен, куркынычсызрак!

Авыр тән җәрәхәтләре белән җәяүлеләрне таптату очракларының 90 проценттан артыгы тәүлекнең караңгы өлешенә туры килә. Статистикадан билгеле булганча, җәяүлеләрнең ерактан ук күренеп торуын тәэмин итү, алар катнашындагы юл вакыйгаларын кисәтүнең мөһим алымнарыннан берсе. Утны кире кайтаргыч элементларны куллану җәяүлеләрнең юлларда гомере өзелү күркынычын 70 процентка киметә. Якыннан яктырту фарасын кабызып,...

Авыр тән җәрәхәтләре белән җәяүлеләрне таптату очракларының 90 проценттан артыгы тәүлекнең караңгы өлешенә туры килә.

Статистикадан билгеле булганча, җәяүлеләрнең ерактан ук күренеп торуын тәэмин итү, алар катнашындагы юл вакыйгаларын кисәтүнең мөһим алымнарыннан берсе.

Утны кире кайтаргыч элементларны куллану җәяүлеләрнең юлларда гомере өзелү күркынычын 70 процентка киметә. Якыннан яктырту фарасын кабызып, сәгатенә 40 километр тизлек белән хәрәкәт иткән машина йөртүче җәяүлене 25 метрга якын арадан гына күреп ала, ә бу ара аңа машинаны кискен туктатып өлгерү мөмкинлеге бирми, шул рәвешле аның кешене бәрдереп китүе дә ихтимал, - дип кисәтә районның баш дәүләт автомобиль инспекторы Нияз Гыймалетдинов. - Әгәр җәяүле утны кире кайтаргыч элементлар куллана икән, машина йөртүче аны 150 метр ераклыктан күреп алачак.

Дәүләт автомобиль инспекторлары мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм укучыларның әти-әниләренә балаларның киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагарга үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Бала киемендә мондый элементлар күбрәк булган саен, машина йөртүче аны тәүлекнең караңгы вакытында шактый ерактан ук күреп алачак. Шәхси автомобильдә исә яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән җиңсез өс киемендә булу шарт.

Фото: autoprepod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев