Яңа елны камерада
28 яшьлек аксубайлы яңа елны каршы алырга ашыккан күрәмсең. Ул спиртлы эчемлек кулланганнан соң юлга чыга һәм Аксубай - Рус Кармәте автомобиль юлында үзе утырган машинаны "йөгәнли" алмыйча, юл читенә тәгәри. Бу юл вакыйгасы нәкъ менә яңа ел көнне, 31 декабрьдә, 23:13 сәгатьтә килеп чыга. Ә менә юл фаҗигасына китергән...
28 яшьлек аксубайлы яңа елны каршы алырга ашыккан күрәмсең.
Ул спиртлы эчемлек кулланганнан соң юлга чыга һәм Аксубай - Рус Кармәте автомобиль юлында үзе утырган машинаны "йөгәнли" алмыйча, юл читенә тәгәри. Бу юл вакыйгасы нәкъ менә яңа ел көнне, 31 декабрьдә, 23:13 сәгатьтә килеп чыга.
Ә менә юл фаҗигасына китергән төп сәбәп - машина йөртүченең салмыш хәлдә булуы. Авария булган урынга килгән дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүченең руль артына таныклыксыз утырганлыгын да ачыклыйлар һәм салмыш килеш руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Яңа ел кичендә инспекторлар Кыш бабай ролен үтәп, исерек машина йөртүчене авария булган урыннан полициягә алып килеп, камерага ябалар. Ир-ат яңа 2017 елны шунда каршылый.
Фото: bloknot-krasnodar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев