Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Тәрбиячеләр “Яшел ут“та

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында "Яшел ут" район финал бәйгесе үтте. Районнан 8 тәрбияче балаларга Юл хәрәкте һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче исемен алуга көч сынашты. Бәйгедә катнашучыларны "ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ГКУның Нурлат филиалы җитәкчесе Гөлфия Гыйматдинова, мәгариф...

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында "Яшел ут" район финал бәйгесе үтте.


Районнан 8 тәрбияче балаларга Юл хәрәкте һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче исемен алуга көч сынашты.

Бәйгедә катнашучыларны "ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ГКУның Нурлат филиалы җитәкчесе Гөлфия Гыйматдинова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина һәм пропаганда буенча инспектор Илшат Сибгатуллин сәламләде.

Бәйге финалы үзенә юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә түгел, шулай ук юл кагыйдәләре буенча балалар белән дәресләр үткәрүне дә үз эченә алды. "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Краснова бәйге җиңүчесе булып, беренче урынны яулады, Иске Ильдеряк балалар бакчасыннан Наталия Глазкова - икенче, "буратино" балалар бакчасыннан Надежда Нургатина өченче урыннарда.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында беренче урында "Кояшкай" балалар бакчасы, икенче урында - Түбән Баланда мәктәп-комплексы, өченчедә Кәкре Күл мәктәбе. Бәйге җиңүчеләре һәм призерлары "ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ГКУның Нурлат филиалыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев