Тизлек яратучыларның саны кимемәгән
Районның дәүләт автоинспекторлары елга йомгак ясадылар. Узган елда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4670 очрагын ачыклаган. Шуның 60 проценттан артыгы (2849 очрак) - тизлек режимын арттырган өчен. 66 машина йөртүчегә балаларны махсус җайланмадан тыш утыртып йөрткән өчен җәза бирелгән, 39 машина хуҗасына җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен штраф салынган,...
Районның дәүләт автоинспекторлары елга йомгак ясадылар.
Узган елда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4670 очрагын ачыклаган. Шуның 60 проценттан артыгы (2849 очрак) - тизлек режимын арттырган өчен. 66 машина йөртүчегә балаларны махсус җайланмадан тыш утыртып йөрткән өчен җәза бирелгән, 39 машина хуҗасына җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен штраф салынган, 446сы иминлек каешын каптырмыйча хәрәкәт иткән, 42 машина йөртүче юлга тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасында чыккан, 47 се идарә итү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган, 14 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасына идарә иткән, 169 машина йөртүченең иминият полисы гамәлдән чыккан яки бөтенләй булмаган, 99ы исерек хәлдә булган. Машина йөртүчеләргә хәтерләре кыска булган өчен дә җәза бирелгән: 34 кеше руль артына утырган, әмма документларын өйдә онытып калдырган, 96 сы элек бирелгән штрафларны түләмәгән, 21 машина хуҗасы - светофорның тыелган сигналына, 181е юл билгеләре таләпләренә игътибар бирмәгән, 53 кеше дәүләт теркәү билгеләре укылмаган транспортка идарә иткән, 72 сенең транспорт чаралары төзек хәлдә булмаган, 26 машина йөртүче -юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев