Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Сулга борыла һәм һәлакәткә эләгә

2016 елның 2 маенда Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында "ВАЗ" һәм "Лада" автомобильләре катнашында юл фаҗигәсе килеп чыга. Авариядә "ВАЗ" машинасы йөртүчесе зыян күрә, ул тән җәрәхәтләре белән Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә. Юл-транспорт фаҗигәсен "Лада" автомобиле хуҗасы китереп чыгара, чатка борылганда ул, алда хәрәкәт иткән автомобильнең шул ук полосадан сулга борылуына игътибар...

2016 елның 2 маенда Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында "ВАЗ" һәм "Лада" автомобильләре катнашында юл фаҗигәсе килеп чыга.

Авариядә "ВАЗ" машинасы йөртүчесе зыян күрә, ул тән җәрәхәтләре белән Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә. Юл-транспорт фаҗигәсен "Лада" автомобиле хуҗасы китереп чыгара, чатка борылганда ул, алда хәрәкәт иткән автомобильнең шул ук полосадан сулга борылуына игътибар итмичә, каршы хәрәкәт итү полосасына чыга.

- Машина йөртүчеләр еш очракта иминлек турында оныталар яки үзләрен чамадан тыш ышанычлы итеп хис итәләр, - дип хәлгә аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. - Шоферлар шуны истә тотарга тиеш, юл чатларына якынлашканда һич кенә дә узып китәргә ярамый, чөнки алда хәрәкәт иткән машина йөртүче сезне күрмәскә яки борылыш билгеләрен кабызмыйча борылырга мөмкин. Практикада шундый хәлләр дә була, борылыш күрсәткечләре көтмәгәндә сафтан чыга.

Юлларда игътибарлы булыгыз! Үзегезнең һәм пассажирлар гомерен саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев