Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Скутер бүләк иттегезме – штрафын да түләгез

Җәйге чорда скутерда җилдерүче балалар проблемасы актуальләшә. Ата-аналарның балаларына куркыныч уенчыклар - мопедлар, скутерлар, квадроцикллар алып бирүләре бик кызганыч, мотоцикллар турында сөйләп тә торасы юк. Язгы-җәйге чорда Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, скутер (мопед) белән идарә иткән 16 яшькә кадәрле 3 закон бозучы баланы ачыклаганнар, бу балалар скутерга (мопед) машина...

Җәйге чорда скутерда җилдерүче балалар проблемасы актуальләшә.


Ата-аналарның балаларына куркыныч уенчыклар - мопедлар, скутерлар, квадроцикллар алып бирүләре бик кызганыч, мотоцикллар турында сөйләп тә торасы юк.
Язгы-җәйге чорда Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, скутер (мопед) белән идарә иткән 16 яшькә кадәрле 3 закон бозучы баланы ачыклаганнар, бу балалар скутерга (мопед) машина йөртү таныклыгыннан башка утырганнар, шул исәптән аларның мотошлемнары да булмаган, кайберләре хәтта яшьтәшләрен дә утыртудан курыкмаганнар.
- Бу ике тәгәрмәчле транспорт чаралары тотрыксыз булудан тыш, иминлекне дә сакламый, ялгыш кына кыйшаю яки аз гына бәрелү дә зур куркыныч тудыра, - дип сөйли Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин. - Күп кенә ата-аналар, балаларына скутер сатып алып биреп, моның аянычлы нәтиҗәләргә китерүен тулысынча аңламыйлар.
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре шул хакта кисәтә: гамәлдәге канунга нигезләнеп мопед (скутер) белән идарә итү бары тик "М" категориясе белән машина йөртү таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә (таныклык булмаган килеш руль артына утырганда 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган). Скутер белән идарә итү өчен дә шулай ук тиешле машина йөртү таныклыгы кирәк - 16 яшь тулгач кына скутерда йөрү рөхсәт ителә. Әгәр дә кагыйдә бозучы балага 16 яшь юк икән, әлеге таләпләрне һәм шулай ук Юл хәрәкәте кагыйдәләренең башка пунктларын һәм ата-ана бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен, административ түләүләрне дә кертеп, әти-әниләргә җавап тотарга туры киләчәк. Скутер махсус стоянкага куела.
Исегездә тотыгыз: мотоцикллар һәм скутерлар - бик куркыныч транспорт чаралары һәм алар еш кына үзләренең хуҗаларын гарип калдыра. Шуңа күрә Дәүләт автомобиль инспекциясе әлеге транспорт төрен кулланырга киңәш итми.

Фото: www.podolsk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев