Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Штрафлар өчен дә кызыксындыру чаралары бар хәзер

1 гыйнвардан юл хәрәкәте өлкәсендә штраф түләтүне камилләштерү өлешендә административ хокук бозуларга кагылышлы федераль канун гамәлгә керде. Аның нигезендә административ хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көн эчендә түләсә, аңа 50 процентлы ташлама каралган. Газета укучыларда бу яңалыкларга кагылышлы сораулар туган. Аларга җавап алу нияте белән...

1 гыйнвардан юл хәрәкәте өлкәсендә штраф түләтүне камилләштерү өлешендә административ хокук бозуларга кагылышлы федераль канун гамәлгә керде.


Аның нигезендә административ хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көн эчендә түләсә, аңа 50 процентлы ташлама каралган. Газета укучыларда бу яңалыкларга кагылышлы сораулар туган. Аларга җавап алу нияте белән без ЮХИДИның пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Яңа канун штрафларны егерме көндә түләнгән барлык штрафлар өчен 50 процентлы ташлама каралган дигәнне аңлатмый. Моңа бәйле искәрмәләр дә бар. Бу исемлеккә түбәндәгеләр керә: теркәлү үтмәгән автомобиль белән кабат идарә итү, аек булмаган хәлдә идарә итү яки исерек кешегә машина йөртергә бирү, икенче мәртәбә сәгатенә 60 чакрым һәм аннан да күбрәк тизлек арттырып эләксәң, светофорның тыелган утына кабат чыккан очракта, каршы як хәрәкәт юлына кабат чыгу, берьяклы хәрәкәт юлына икенче тапкыр каршы чыгып бару, зыян күрүченең сәламәтлегенә зыян сала торган кагыйдәләрне бозу, исерек хәлдә булу-булмау халәте турында медицина тикшерүеннән баш тарту, юл һәлакәтеннән соң алкогольле эчемлекләр, наркотик матдәләр яки психикага зыян китерә торган матдәләр куллану, - дип аңлатты дәүләт автоинспекторы. - Бүген һәркем Интернет челтәреннән файдалана, шуңа да канунга кертелгән яңалыкларны аннан белергә була. Калган очракта ЮХИДИ идарәсе җибәргән штрафларның ташламалы суммасын түли аласыз. Административ кагыйдә бозу карары чыкканнан соң 20 көн уза икән, 21 нче көндә штрафларны тулысынча түләргә туры киләчәк. Моңарчы түләмичә йөргән бурычлылар исә бу ташламадан файдалана алмый. Шулай итеп, быел юл кагыйдәләрен бозу берникадәр очсызга төшәчәк, әмма бу үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә юл һәлакәтләре артуы яки кимүенә китерүен бер елдан соң гына бәяләп булачак. Хәерле юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев