Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Штраф та салганнар, тоткарлаганнар да

Юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем юлдан хәрәкәт иткәндә юл кагыйдәләрен катгый үтәргә тиеш. Әмма юлларда хокук бозулар еш күзәтелә, монда инде штрафтан котылам димә. Кемдер штрафларны тиз арада түли, кемдер даими рәвештә явыз ният белән түләмәүчеләр исемлегенә эләгә. - Штраф административ җәза бирүнең бер төре булып санала һәм ЮХИДИ штрафларын түләмәү...

Юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем юлдан хәрәкәт иткәндә юл кагыйдәләрен катгый үтәргә тиеш.

Әмма юлларда хокук бозулар еш күзәтелә, монда инде штрафтан котылам димә. Кемдер штрафларны тиз арада түли, кемдер даими рәвештә явыз ният белән түләмәүчеләр исемлегенә эләгә.

- Штраф административ җәза бирүнең бер төре булып санала һәм ЮХИДИ штрафларын түләмәү җәзадан баш тарту буларак карала. Мондый гамәл өчен РФ КоАПның 20.25 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Бу маддәгә нигезләнеп, әгәр дә штраф түләнми икән, гаепле зат өстәмә штрафка тартыла - бу вакытта инде икеләтә күләмдәге штрафка (әмма 1000 сумнан да аз күләмдә түгел), - дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гималетдинов. - 2016 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны РФ КоАПта билгеләнгән срокта түләмәгән затларга карата мөнәсәбәт кискенләште.

2016 елда әлеге маддә буенча 96 граждан һәм 4 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган (шул исәптән 33 штраф рәсмиләштерелгән, 25 арест салынган, 42 машина йөртүче мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән).

Дәүләт автомобиль инспекторлары суд приставлары белән берлектә 30 мең сум күләмендәге штрафларны түләмәгән өчен 4 гражданинның транспорт чарасына арест салган.

Хәзерге вакытта административ штрафларны түләү срогы 60 көн тәшкил итә. РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, административ штрафларны канунда каралган срокта түләмәгәндә, түләнмәгән штраф суммасының икеләтә арттырылган күләмендә административ штраф билгеләнә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) яки 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы көтә. 2013 елның 5 апреленнән гамәлдә булган 49 нчы федераль канунда каралган үзгәрешләргә таянып, 20.25 маддәнең 1 өлеше буенча административ җаваплылык административ хокук бозу турындагы карар көченә кергән көннән соң 71 нче көндә гамәлдә кулланыла башлый. Моннан тыш, РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше 50 сәгать срокка кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү сыйфатында өстәмә җәза бирүне дә үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев