Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Руль артында исерек – җинаятьче

Рейд вакытында Аксубайның Мазилин урамында автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүче тоткарлана. 2016 елның февралендә 36 яшьлек ир транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ләкин бу анарга руль артына утырырга комачаулык итми. Ни өчен шулай эшләгәне хакында ул аңлаешлы җавап бирә алмады. Шул ук вакытта, руль...

Рейд вакытында Аксубайның Мазилин урамында автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүче тоткарлана.

2016 елның февралендә 36 яшьлек ир транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ләкин бу анарга руль артына утырырга комачаулык итми. Ни өчен шулай эшләгәне хакында ул аңлаешлы җавап бирә алмады. Шул ук вакытта, руль артына утырган исерек - потенциаль җинаятьче булуын истән чыгармаска кирәк, шуңа күрә Россия законнарында аларга карата кырыс җәза кулланылачак. Әгәр дә машина йөртүче икенче тапкыр руль артында исерек тотылса (яисә медтикшерү үтүдән баш тартса), ул закон бозучы түгел, ә җинаятьче булып санала. Һәм аңа җинаять җәзасы яный. 2016 елның 1 гыйнвареннән "машина йөртүгә хокуксыз"ларга - 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән 2 елга иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев