Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Рейдта – полицейскийлар һәм хәбәрчеләр

Полицейскийлар һәм район газетасы хәбәрчеләре район юлларында чираттагы рейд үткәрделәр. Статистика буенча юл һәлакәтләре нәкъ менә ял көннәре алдыннан яки яллардан соң килеп чыга. Рейдның максаты автомобильдә балаларны махсус җиһазсыз йөртүчеләрне ачыклау иде, шуңа да ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләр һәм балалар бакчаларына якын урыннарны сайладылар. Ыгы-зыгы вакытта - иртәнге 7.00дән...

Полицейскийлар һәм район газетасы хәбәрчеләре район юлларында чираттагы рейд үткәрделәр.


Статистика буенча юл һәлакәтләре нәкъ менә ял көннәре алдыннан яки яллардан соң килеп чыга. Рейдның максаты автомобильдә балаларны махсус җиһазсыз йөртүчеләрне ачыклау иде, шуңа да ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләр һәм балалар бакчаларына якын урыннарны сайладылар. Ыгы-зыгы вакытта - иртәнге 7.00дән алып 9.00 сәгатькә кадәр йөзләгән автомобиль тикшерелде, полицейскийлар җәяүлеләрне дә игътибарсыз калдырмадылар. Бәхеткә, исерек һәм юл хәрәкәтен мәкерле ният белән бозучылар ачыкланмады. Автомобильгә идарә итүче иминлек каешын каптырмаган һәм тизлек режимын бозган өчен ике беркетмә генә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев