Ел агымында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4816 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 631 очракны полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә. Тизлекне арттырган өчен - 1584, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасына идарә иткән өчен - 70, дәүләт билгеләре укылмаган транспорт чарасында юлга чыккан өчен - 80, документларсыз руль артына утырган өчен...
Ел агымында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4816 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 631 очракны полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә.
Тизлекне арттырган өчен - 1584, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасына идарә иткән өчен - 70, дәүләт билгеләре укылмаган транспорт чарасында юлга чыккан өчен - 80, документларсыз руль артына утырган өчен - 214, җитешсезлекләр күзәтелгән транспорт чарасына идарә иткән өчен - 200, иминлек каешын эләктермәгән өчен - 478, балаларны махсус җайланма кулланмаган килеш утыртып йөрткән өчен - 72, элек йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән яки бөтенләй таныклыксыз руль артына утырган өчен - 38, ОСАГО иминият полисы булмаган яки аңа теркәлмәгән килеш автомобильгә идарә иткән өчен - 470, юл билгеләре таләпләрен бозган өчен - 682, җәяүлеләргә өстенлек күрсәтмәгән өчен - 25, җәяүленең яки транспорт чарасында утырып йөрүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен - 159, светофорның тыю утына битараф булган өчен - 15, каршы хәрәкәт өчен каралган юл полосасына чыккан өчен - 14, транспорт чарасын юлның хәрәкәт итү өлешендә калдырган өчен - 96, машиналарны инвалидлар өчен каралган урыннарда туктатып калдырган өчен - 32, штраф түләмәгән өчен - 100 һәм исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган өчен 100 машина йөртүчегә җәза бирелгән.
Нет комментариев