Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә кагыйдә боза
Ярты ел эчендә район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 2368 кеше ачыкланган. Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Нияз Гималетдинов сүзләренә караганда, юл режимын бозучыларның күпчелеге - 1470 очрак - тизлекне арттыруга кагыла. Иминлек каешын каптырмаган 204 кеше машинада утырып йөрү кагыйдәсенә бөтенләй битараф булган, 39 транспорт чарасы хуҗасына административ җәза...
Ярты ел эчендә район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 2368 кеше ачыкланган.
Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Нияз Гималетдинов сүзләренә караганда, юл режимын бозучыларның күпчелеге - 1470 очрак - тизлекне арттыруга кагыла. Иминлек каешын каптырмаган 204 кеше машинада утырып йөрү кагыйдәсенә бөтенләй битараф булган, 39 транспорт чарасы хуҗасына административ җәза билгеләнгән, 22 машина йөртүче руль артына документларсыз утырган. Унсының машина тәрәзәләре кагыйдәдә каралган нормадан тыш караңгылатылган, 35 е җимерекләр күзәтелгән транспорт чарасына идарә иткән, 69 ы юл билгеләренә бәйле күрсәтмә таләпләренә битараф булган, 39 хокук бозучы утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, шул исәптән балаларны йөртү өчен каралган махсус җайланмалардан файдаланмаган.
Соңгы елларда район юлларында машиналар хәрәкәте торган саен җанлана бара, шул рәвешле дәүләт автомобиль инспекторлары, машина йөртүчеләр генә түгел, үзләренең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомерен куркыныч астына куеп, җәяүлеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен бозалар, дип белдерәләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 36 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Ярты ел вакыт эчендә җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән 18 шоферга штраф салынган.
-Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның һәр очрагы аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - дип билгеләп үтте районның баш дәүләт инспекторы. - Шулар арасында исерек хәлдә автомобиль руле артына утыру (49 очрак) - иң тупас кагыйдә бозу булып санала, 63 шофер административ штраф суммасын түләмәгән, 13 шоферның машина йөртү таныклыгы булмаган, 8 машина хуҗасы руль артына йөртү хокукыннан мәхрүм булган килеш утырган, 13 шофер юл-транспорт фаҗигасы булган урынны калдырып киткән.
2015 елның 1 июленнән исерек килеш руль артына утырган яки урындагы затның спиртлы эчемлек куллангалыкны ачыклау өчен медицина тикшерүе узу турындагы таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган салмыш машина йөртүчеләргә карата ике йөз мең сумнан алып өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан алып ике елга кадәр вакыт эчендәге хезмәт хакы яки башка керемнәре күләмендә штраф салу белән бергә өч елга кадәр аерым вазыйфа биләү яки аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукын тыю җәзасы яный.
Яңа канун мәҗбүри эшләтү яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасын да үз эченә ала. Шул рәвешле руль артына салган килеш утыручыларның аерым вазыйфа биләү яки билгеләнгән срокка кадәр аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокуклары да югала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев