Һәлак булучылар да, зыян күрүчеләр дә булган
Юл, иминлек, инспектор

Һәлак булучылар да, зыян күрүчеләр дә булган

Август ае юл статистикасында ике кешенең үлеме һәм бер кешенең зыян күрүе белән тәмамланган ике юл фаҗигасы белән истә калды. 5 август көнне Аксубай-Емелькино автомобиль юлында ВАЗ автомашинасы йөртүчесе имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне бозып, юл читенә тәгәри. Автомобильгә идарә иткән хатын-кыз калак сөяге сыну һәм төрле бәрелүләр белән...

Август ае юл статистикасында ике кешенең үлеме һәм бер кешенең зыян күрүе белән тәмамланган ике юл фаҗигасы белән истә калды.


5 август көнне Аксубай-Емелькино автомобиль юлында ВАЗ автомашинасы йөртүчесе имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне бозып, юл читенә тәгәри. Автомобильгә идарә иткән хатын-кыз калак сөяге сыну һәм төрле бәрелүләр белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә.


30 августта Аксубай-Федоровка трассасындагы һәлакәттә йөртүченең дә, пассажирның да гомерләре өзелә. Йөртүченең тизлек режимын арттыруы фаҗигага китергән төп сәбәп булып тора, шул рәвешле чит ил машинасы чокырга тәгәри дә инде, ә эләктерелмәгән иминлек каешы хәлне тагын да катлауландыра гына.


Нет комментариев