Күренеп торыгыз
Дәүләт автомобиль инспекторлары җәяүлеләрне юлларда әллә кайдан күренеп торырга чакыралар. Бигрәк тә хәзер көзге-кышкы чорда, чөнки иртә караңгы төшә. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуы шарт. Ата-аналар үз балаларының, аеруча да юлда имин йөрүе хакында кайгыртырга тиеш. Машина йөртүчеләргә исә якын ут фараларын кабызып,...
Дәүләт автомобиль инспекторлары җәяүлеләрне юлларда әллә кайдан күренеп торырга чакыралар.
Бигрәк тә хәзер көзге-кышкы чорда, чөнки иртә караңгы төшә. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуы шарт. Ата-аналар үз балаларының, аеруча да юлда имин йөрүе хакында кайгыртырга тиеш.
Машина йөртүчеләргә исә якын ут фараларын кабызып, сәгатенә 40 километр тизлек белән хәрәкәт иткәндә, җәяүлене бары тик 25 метрга якын аралыктан гына күреп алу мөмкин булуын истән чыгармаска. Бу аларга тормозга басып, машинаны туктату һәм кешене таптауга киртә кую мөмкинлеге бирми. Күз күреме начар булган шартларда әлеге ара тагын да кыскара, әгәр инде җәяүле киемендә утны кире кайтара торган элементлар кулланылса, машина йөртүче аны 150 метрдан артыграк аралыктан күреп алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев