Кагыйдә бозучылар турында  мәктәпкә хәбәр иткәннәр
Юл, иминлек, инспектор

Кагыйдә бозучылар турында мәктәпкә хәбәр иткәннәр

Аксубай дәүләт автоинспекторлары «Игътибар: балалар!» профилактик чарасына йомгак ясадылар. Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге полициянең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә юлларда рейдлар үткәрде. Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балалар һәм яшүсмерләрнең юлларда үзләрен имин тоту кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан белем бирү учреждениеләрендә җыелышлар, әңгәмәләр дә үткәрелде....

Аксубай дәүләт автоинспекторлары «Игътибар: балалар!» профилактик чарасына йомгак ясадылар.


Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге полициянең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә юлларда рейдлар үткәрде. Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балалар һәм яшүсмерләрнең юлларда үзләрен имин тоту кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан белем бирү учреждениеләрендә җыелышлар, әңгәмәләр дә үткәрелде.


-Юлларда җәяүле балалар, пассажирлар һәм велосипедчылар белән профилактик эш даими оештырыла. Ә «Игътибар: балалар!» айлыгы, традиция буенча уку елы алдыннан, балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү өчен август аенда старт ала, - дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибагатуллин. - Чара барышында балаларны утыртып йөртү кагыйдәсен бозуның - 16, иминлек каешыннан файдалану кагыйдәсен үтәмәүгә бәйле 16 очрак теркәлгән, 3 йөртүче җәяүле-балага юл бирмәгән, 2 өлкән кеше җәяүлеләр кичүендә кагыйдә бозган, 16 яшькәчә булган 6 бала тиешсез урында юлны аркылы чыккан. Кагыйдә бозган балалар турындагы мәгълүматлар профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен белем бирү учреждениеләренә җибәрелгән. Ә ике яшь кагыйдә бозучының әти-әнисенә карата үз хокукларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ беркетмә төзелгән.


Нет комментариев