Кагыйдә бозучыга электрон почта аша хәбәр итәчәкләр
Юл, иминлек, инспектор

Кагыйдә бозучыга электрон почта аша хәбәр итәчәкләр

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына карата фото- һәм видеотеркәү системасы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча күрсәтмәләрнең күчермәләрен интернет челтәре аша электрон почта тартмасыннан алуның гади һәм уңайлы мөмкинлеге пәйда булды. - Моның өчен машина хуҗасына ИНН һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыгы белән дәүләт юл...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына карата фото- һәм видеотеркәү системасы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча күрсәтмәләрнең күчермәләрен интернет челтәре аша электрон почта тартмасыннан алуның гади һәм уңайлы мөмкинлеге пәйда булды.

- Моның өчен машина хуҗасына ИНН һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыгы белән дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең район бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Бу вакытны янга калдыра, штрафлар түләү процедурасын гадиләштерә.

Ә инде административ штрафлар һәм аларны түләү (шул исәптән 50% ташлама белән) турындагы мәгълүматларны үз вакытында алу өчен uslugi.tatarstan.ru сайтында теркәлергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү буенча автоматик түләү шаблонын булдырырга.


Нет комментариев