Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Исерек мәктәп автобусы йөртүчесе өчен барысы да җавап тотачак

Аксубай муниципаль районы башлыгы мәктәп автобусы йөртүчесен исерек килеш тоткарлауны шаккатырлык хәл дип атады. Эшлекле дүшәмбедән соң барлык хезмәтләр һәм ведомстволар катнашында башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендәге имин юл хәрәкәте буенча комиссиянең ашыгыч утырышы үтте. Утырышны район башлыгы алып барды. Шимбә көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Аксубай-Федоровка автоюлының 15 чакрымында Ford...

Аксубай муниципаль районы башлыгы мәктәп автобусы йөртүчесен исерек килеш тоткарлауны шаккатырлык хәл дип атады.

Эшлекле дүшәмбедән соң барлык хезмәтләр һәм ведомстволар катнашында башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендәге имин юл хәрәкәте буенча комиссиянең ашыгыч утырышы үтте. Утырышны район башлыгы алып барды. Шимбә көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Аксубай-Федоровка автоюлының 15 чакрымында Ford Transit мәктәп автобусын туктаталар. Ул 20 баланы һәм аларны озатып килүчене уку урынына илтә торган була. Тикшерү барышында 44 яшьлек машина йөртүченең исерек хәлдә булуы ачыклана.

- Гаеплеләр, һичшиксез, җавап тотачак, чөнки 20 баланың гомере куркыныч астына куелган. Мәктәп автобусларына бәйле хәлне шәхси күзәтү астына алам, медицина хезмәткәре һәм механиктан алып белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә кадәр барысын да тикшерәчәкбез, - дип белдерде Камил Гилманов һәм сорауларны һәрбер ведомствога юллады.

Киңәшмәдә мәгариф бүлеге вәкилләре, Чирмешән АТПсы директоры Илдус Хәлилов, исерек хәлдәге машина йөртүченең руль артына утыруына юл куелган Иске Тимошкино мәктәбе директоры Владимир Красильников хисап тоттылар, шулай ук ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдиновны да тыңладылар.

Аксубай районында балаларны белем бирү учреждениеләренә ташуны 15 автобус гамәлгә ашыра, алар 9 уку бинасы балансында тора. Автобусларга хезмәт күрсәтү һәм балаларны йөртү Чирмешән автотранспорт предприятиесе җаваплылыгында. Автобусларның барысы да балаларны йөртүгә бәйле барлык заманча таләпләргә туры китереп җиһазланган: салоннарда тахографлар урнаштырылган, хәвеф төймәсе дә бар, алар ГЛОНАССка тоташтырылган, мәгълүматлар хәрәкәт барышы буенча урнашкан, иминлек каешларын эләктерәсе.

- Ун елдан артык кулланышта булган автобуслар балаларны утыртып йөртүдә файдаланылмый - автобусларның барысы да таләпләргә туры килә. Балалар ташуга бәйле машина йөртүченең стажы бер елдан да ким булмаска тиеш, - дип шәрехләде мәгариф бүлеге методисты Вячеслав Миронкин.

Чирмешән АТПсы директоры Илдус Хәлилов, шоферлар рейска чыгар алдыннан һәм рейстан соң тикшерү узарга тиеш - медицина хезмәткәрендә алкотестер һәм тикшерү өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар, дип хисап тотты. Җаваплылыкны үз өстеннән төшермичә ул, урыннарда хәлне кискен контрольләргә тиешләр, дип тә өстәде.

Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов, автобус йөртүчесе һәм урындагы затларга карата административ беркетмәләр төзелгән, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак, дип белдерде.

Уку бинасы директорына да башлык тарафыннан тәнкыйть сүзләре яңгырады: "Сез барлык белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре кебек балалар иминлеге өчен җаваплы. Автобус йөртүчесе медицина күзәтүе үткән, автобус төзек, озатып килүче булган очракта да сез укучыларга бернинди куркыныч янамавына шәхсән инанырга тиеш идегез".

Комиссия һәр ведомствоны тыңлады, район башлыгы һәр машина йөртүченең һөнәри яраклылыгын һәм "ышанычлылыгын" тагын бер кат тикшерүне, элек юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган шоферларның балаларны утыртып йөртүенә юл куймауны таләп итте. Башкарма комитетка - мәктәп автобуслары өчен борылып туктау мәйданчыклары булдыру һәм павильоннар урнаштыруны, ә юл хезмәтенә юл-транспорт вакыйгаларына юл куймау өчен юллардагы җитешсезлекләрне вакытында ачыклауны һәм аларны бетерүне контрольдә тоту бурычын йөкләде.

Фото: bus-center.su

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев