Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Иминлек турында кайгыртыгыз

2016 елның 19 декабреннән 2017 елның 8 гыйнваренә кадәр "Кышкы каникуллар" оператив-профилактик чара үтә. Ул балаларның ялын имин итүгә юнәлдерелгән. Ә бит 2016 елның 11 аенда гына да Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 561 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 12 баланың гомере өзелгән һәм 590ы имгәнү алган. Пассажир балалар катнашында 228...

2016 елның 19 декабреннән 2017 елның 8 гыйнваренә кадәр "Кышкы каникуллар" оператив-профилактик чара үтә.

Ул балаларның ялын имин итүгә юнәлдерелгән. Ә бит 2016 елның 11 аенда гына да Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 561 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 12 баланың гомере өзелгән һәм 590ы имгәнү алган. Пассажир балалар катнашында 228 юл фаҗигасе килеп чыккан, анда 8 бала һәлак булган, 252 сабый имгәнү алган. Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белдергәнчә, юл вакыйгаларының 75 проценты - өлкәннәр гаебе, 25 проценты балаларның саксызлыгы аркасында килеп чыга. Шулай булмый ни, ә бит баланың юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуында нәкъ менә өлкәннәр гаепле. - Теләсә нинди яңалыкны һәм кагыйдәне бала күңеленә сеңдерүдә өлкәннәрнең шәхси үрнәге - иң яхшы алымнарның берсе, - дип сөйли район ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин. - Балаларны һәр көнне өйдән озатып калганда, юлда игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге турында искәртү, бер дә артык булмас иде. Иминлек максатларында утны кире кайтара торган элементлар белән тегелгән киемнәрне яки сабыйның киеменә беркетелә торган фликерларны кулланырга чакырабыз. Торак пункт чикләрендә тәүлекнең караңгы өлешендә күз күреме начар булган шартларда утны кире кайтаргыч элементларсыз хәрәкәт иткән өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

Фото: tcmkio.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев