Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Имин каникуллар өчен

Татарстан МВДсы көзге каникуллар вакытында "Көзге каникуллар" акциясен оештырды. Ул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үтә. Дәүләт автоинспекторлары аны районның мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрә. Төп максат - көзге каникуллар вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау. Ә бит 2016 елның 9 аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 473 юл-транспорт вакыйгасы...

Татарстан МВДсы көзге каникуллар вакытында "Көзге каникуллар" акциясен оештырды.

Ул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үтә. Дәүләт автоинспекторлары аны районның мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрә. Төп максат - көзге каникуллар вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау. Ә бит 2016 елның 9 аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 473 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 11 баланың гомере өзелгән, 498е төрле авырлыктагы имгәнүләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең - 44кә, зыян күрүчеләрнең 47гә артуы күзәтелә, һәлак булучы балалар саны 2гә кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев