Игътибарны – балаларга
20 майдан 20 июньгә кадәр "Игътибар: балалар!" республика профилактик чара үткәрелде. Җәйге каникуллар алдыннан, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куймау максатларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әңгәмәләр, ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Районның Дәүләт автомобиль инспекторлары район үзәгенең 2 нче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән "Без юлларда иминлек өчен" акциясен...
20 майдан 20 июньгә кадәр "Игътибар: балалар!" республика профилактик чара үткәрелде.
Җәйге каникуллар алдыннан, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куймау максатларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әңгәмәләр, ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Районның Дәүләт автомобиль инспекторлары район үзәгенең 2 нче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән "Без юлларда иминлек өчен" акциясен үткәрделәр. ЮХИДИ, ПДН хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре яшь юл йөрүчеләрнең юл кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау буенча уртак рейдларга чыктылар. Рейдлар нәтиҗәсендә ике балигъ булмаган җәяүле, сигез велосипедчы, ике мопедчы ачыкланды, икесенең әти-әнисен, балалар тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен, административ җаваплылыкка тарттылар. Юл кагыйдәләрен бозучылар турындагы мәгълүматлар балалар һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен белем бирү учреждениеләренә хәбәр ителәчәк. "Игътибар: балалар!" профилактик чаралар үткәрү чорында өлкәннәр тарафыннан да кагыйдә бозулар ачыкланган - 7 җәяүле, җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән 5 машина йөртүче, балалар иминлеге өчен каралган махсус җайланмадан файдаланмаган 6 транспорт хуҗасы җаваплылыкка тартылган.
Фото: www.riakchr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев