Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Иң куркыныч юл

2014 ел белән чагыштырганда 2015 елда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүе күзәтелгән. Аларның исәбе 87 очракка кимегән. Әмма статистика тынычланырга ирек бирми: 2015 елның 12 аенда Аксубай районы территориясендә матди зыян китергән 290 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. -Статистика буенча фикер йөрткәндә, Аксубай-Федоровка юлы иң куркыныч участок булып санала, монда юл-транспорт...

2014 ел белән чагыштырганда 2015 елда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүе күзәтелгән.


Аларның исәбе 87 очракка кимегән. Әмма статистика тынычланырга ирек бирми: 2015 елның 12 аенда Аксубай районы территориясендә матди зыян китергән 290 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

-Статистика буенча фикер йөрткәндә, Аксубай-Федоровка юлы иң куркыныч участок булып санала, монда юл-транспорт вакыйгалары еш кабатлана, - дип шәрехли Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. - Монда 4 кеше һәлак булды. Хәмер кулланган хәлдә транспорт чарасына идарә иткән машина йөртүчеләр гаебе белән 10 юл фаҗигасы килеп чыкты - 6 кеше һәлак булды, 6 сы зыян күрде. Ел дәвамында 26 юл-транспорт фаҗигасы булды, анда 9 кешенең гомере өзелде, 22 се зыян күрде.

Юл фаҗигаларының күпчелеге юл читенә тәгәрәү, әйләнеп каплану нәтиҗәсендә килеп чыга.

Фото rusdtp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев