Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Эшләр судка тапшырылган

Аксубайның дәүләт автомобиль инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләргә карата ачылган 44 эшне судка тапшырган. Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аларга карата юлларда көрәш игълан итте. Табигый ки, гамәлдәге канунга нигезләнеп. Беренче кварталда элек бирелгән штрафларны түләмәгән 44 машина йөртүченең эше судка тапшырылган. - Канунга...

Аксубайның дәүләт автомобиль инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләргә карата ачылган 44 эшне судка тапшырган.


Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аларга карата юлларда көрәш игълан итте.

Табигый ки, гамәлдәге канунга нигезләнеп. Беренче кварталда элек бирелгән штрафларны түләмәгән 44 машина йөртүченең эше судка тапшырылган.

- Канунга буйсынмаган 9 машина йөртүче кулга алынган, 20 эш материалы буенча мәҗбүри эшләр билгеләнгән, ә калганнарына бәйле ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган, - дип аңлатты Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. - Суд приставлары белән берлектә безнең хезмәткәрләр гражданнарның өч транспорт чарасына арест салдылар.

Районның дәүләт автомобиль инспекциясе административ штрафның, бу турыдагы карар үз көченә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләнергә тиешлеге хакында искәртә. Административ штраф билгеләнгән вакыт эчендә түләнмәгәндә, аның күләме ике тапкырга арта, әмма бер мең сумнан да күбрәк булырга тиеш түгел, яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев