Чит ил автомобиле куакка барып бәрелгән
Аксубай юлларының иң куркыныч саналган борылышы - Октябрь урамы, 40 нчы йорт янында тагын бер юл һәлакәте булды. Чит ил машинасы, имин тизлекне сайлый алмыйча, куакка барып бәрелә. Машина йөртүче сүзләренә караганда, ул Октябрь-Толстой урамнары чатыннан хәрәкәт иткән. Шул вакытта алда хәрәкәт итүче машина көтмәгәндә Водстрой урамына борыла. Үзебездә җитештерелгән...
Аксубай юлларының иң куркыныч саналган борылышы - Октябрь урамы, 40 нчы йорт янында тагын бер юл һәлакәте булды.
Чит ил машинасы, имин тизлекне сайлый алмыйча, куакка барып бәрелә. Машина йөртүче сүзләренә караганда, ул Октябрь-Толстой урамнары чатыннан хәрәкәт иткән. Шул вакытта алда хәрәкәт итүче машина көтмәгәндә Водстрой урамына борыла. Үзебездә җитештерелгән автомобиль хуҗасы борылышны күрсәтә торган фараны кабызмый. Чит ил автомобиле исә бу чакта аны узып китәргә тели һәм куакка килеп бәрелә. Бәхеткә, һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.
Районның дәүләт автомобиль инспекторлары, борылышларда үтә дә игътибарлы булырга киңәш итәләр. Сүз уңаенда, Россиядә җитештерелгән автомобиль хуҗасы үзенең һәлакәт гаеплесе булуын аңламый - юлын дәвам итә.
Фото http://ptzgovorit.ru/sites/default/files/imagecache/684x384/5_8.JPG
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев