Буй-буй юлдан җәяү генә
Юл, иминлек, инспектор

Буй-буй юлдан җәяү генә

1 июльдән велосипедчыларга һәм мопедчыларга транспорт чарасында җәяүлеләр кичүе аша хәрәкәт итү тыела. "Зебра"ны бары тик "тимер ат" белән янәшә атлап чыгу гына рөхсәт ителә. Моннан тыш, велосипедчылар һәм мопедчыларга 1 июльдән рульне бер кул белән генә тотып йөртү; йөк ташу; транспорт чарасы конструкциясендә каралмаган очракта юлчыларны утыртып йөртү; махсус...

1 июльдән велосипедчыларга һәм мопедчыларга транспорт чарасында җәяүлеләр кичүе аша хәрәкәт итү тыела.



"Зебра"ны бары тик "тимер ат" белән янәшә атлап чыгу гына рөхсәт ителә. Моннан тыш, велосипедчылар һәм мопедчыларга 1 июльдән рульне бер кул белән генә тотып йөртү; йөк ташу; транспорт чарасы конструкциясендә каралмаган очракта юлчыларны утыртып йөртү; махсус җиһазланган урын булмаганда 7 яшькәчә балаларны утыртып йөртү; мотобашлыкны (мопедчылар өчен) эләктермәгән килеш юлда хәрәкәт итү тыела. Ә тәүлекнең караңгы өлешендә үзең белән яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булу шарт.


Нет комментариев