Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл, иминлек, инспектор

Бурычлыларны юлда кулга алачаклар

Ел дәвамында йөзләгән аксубайлы элек административ кагыйдә бозган өчен салынган штрафны түләмәгән. Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге искәртә, канун нигезендә административ штраф, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салыну турындагы карар канунлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Аны срогында түләмәү түләнмәгән штраф суммасының икеләтә...

Ел дәвамында йөзләгән аксубайлы элек административ кагыйдә бозган өчен салынган штрафны түләмәгән.


Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге искәртә, канун нигезендә административ штраф, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салыну турындагы карар канунлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Аны срогында түләмәү түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә тагын бер административ штраф салуны үз эченә ала, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 50 сәгатьлек срокка мәҗбүри эш.

Узган елның 11 аенда штрафны билгеләнгән вакытка түләмәгән Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата Татарстан полициясе хезмәткәрләре 21 меңнән артык административ материал теркәгәннәр. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар түләмәүчеләрне кулга алу турында 5,5 мең карар чыгарган, 12,5 кешегә штраф салынган, 463 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган.

-Аксубай ЮХИДИ бүлеге җәзадан качып котылу мөмкин түгел дигән принципны тормышка ашыру кысаларында, суд приставлары хезмәтләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Кагыйдә бозучыларның бердәм мәгълүмат базасы түләмәүчеләрне вакытында ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә. Штраф түләүдән баш тарткан машина хуҗасы Россия Федерациясе чикләренә чыгу хокукыннан мәхрүм ителә ала, - дип сөйли Нияз Гыймалтдинов. - Приставлар белән чираттагы рейд барышында юлда бурычлы машина йөртүче очраса, без аңа карата транспорт чарасын кулга алу кебек җәза алымын да куллана алабыз, аннан соң машина бурычны каплау өчен сатылырга мөмкин. Шуңа да, моңа охшаш күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, административ штрафларны вакытында түләргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев