Бер рейдта – 6 кагыйдә бозучы
Ял көннәрендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре рейдка чыкты. Аның барышында исерек килеш транспорт чарасы артына утырган ике шофер ачыкланды. Баланы махсус иминлек җайланмасыннан тыш утыртып йөрткән - бер, иминлек каешын эләктермәгән тагын бер машина йөртүче һәм иминият полисы булмаган ике транспорт иясе дә шулай ук кагыйдә бозучылар...
Ял көннәрендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре рейдка чыкты.
Аның барышында исерек килеш транспорт чарасы артына утырган ике шофер ачыкланды. Баланы махсус иминлек җайланмасыннан тыш утыртып йөрткән - бер, иминлек каешын эләктермәгән тагын бер машина йөртүче һәм иминият полисы булмаган ике транспорт иясе дә шулай ук кагыйдә бозучылар исәбенә керде. Дүрт район гражданына җәмәгать урынында исерек килеш булган өчен һәм тәүлекнең караңгы өлешендә торак пункт чикләрендә киемдә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш һәрәкәт иткән ике җәяүлегә беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев