Бер елда 4 кеше һәлак булган
Узган елда район юлларында матди зыян белән 264 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 20 юл-транспорт вакыйгасында юл хәрәкәтендә катнашучылар тән җәрәхәтләре алган, 4 кеше һәлак булган, 23 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. 2015 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре - 6 очракка, һәлак булучылар саны 5кә кимегән, аның каравы зыян күрүчеләр исәбе 1гә...
Узган елда район юлларында матди зыян белән 264 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 20 юл-транспорт вакыйгасында юл хәрәкәтендә катнашучылар тән җәрәхәтләре алган, 4 кеше һәлак булган, 23 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
2015 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре - 6 очракка, һәлак булучылар саны 5кә кимегән, аның каравы зыян күрүчеләр исәбе 1гә арткан. Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин сүзләренә караганда, юл һәлакәтләренең күпчелеге машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән шоферлар гаебе белән 5 юл фаҗигасе теркәлгән, 7 кеше зыян күргән. Юл вакыйгалары күбесенчә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында теркәлә, алар еш очракта бәрелешү, юл читенә тәгәрәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Җәйге чорда - июль-август айларында 9 һәлакәт теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев