Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

7 рейд, 17 кагыйдә бозучы

"Язгы каникуллар" оператив-профилактик чаралар үткәрү чорында Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен яшь бозучыларны ачыклау буенча 7 рейд уздырылган, 17 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 5е - балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәмәү очраклары. ЮХИДИ хезмәткәрләре лекцияләрне белем бирү учреждениеләрендә генә түгел, предприятиеләрдә дә оештырдылар....

"Язгы каникуллар" оператив-профилактик чаралар үткәрү чорында Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен яшь бозучыларны ачыклау буенча 7 рейд уздырылган, 17 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 5е - балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәмәү очраклары.

ЮХИДИ хезмәткәрләре лекцияләрне белем бирү учреждениеләрендә генә түгел, предприятиеләрдә дә оештырдылар. Полиция хезмәткәрләре һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите хәбәрчесе автомобильләрдә балаларны махсус җайланма кулланмыйча утыртып йөртү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан бердәм рейд уздырдылар. Иртән машина күп йөри торган вакытта - 7дән 9 сәгатькә кадәр район үзәгеннән хәрәкәт итүче йөзләгән автомобиль тикшерелде. Җәяүлеләр дә күзәтү астында иде. Бәхеткә, машина руле артына исерек килеш утырган йөртүчеләр ачыкланмады, иминлек каешын эләктермәгән һәм баланы махсус җайланмаларсыз йөрткән ике машина йөртүчегә беркетмәләр төзелде.

Яшь юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча район юлларында үткәрелгән рейдлар вакытында 1 - исерек, 1 - транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчесе һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган 8 кеше ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев