4 көндә 5 юл-транспорт һәлакәте
17 декабрьдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә "Volkswagen" автомобиле хуҗасы имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайламый, юл-метеорология шартларын күздә тотмый һәм "ВАЗ" машинасы белән бәрелешә, ике автомашинага да механик зыян килә. 18 декабрьдә Аксубайның Яңа урамында "Chevrolet" автомобиле артка биргән вакытта иминлекне күздә тотмый һәм "Лада" автомашинасына килеп бәрелә, ике...
17 декабрьдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә "Volkswagen" автомобиле хуҗасы имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайламый, юл-метеорология шартларын күздә тотмый һәм "ВАЗ" машинасы белән бәрелешә, ике автомашинага да механик зыян килә.
18 декабрьдә Аксубайның Яңа урамында "Chevrolet" автомобиле артка биргән вакытта иминлекне күздә тотмый һәм "Лада" автомашинасына килеп бәрелә, ике машинага да механик зыян килә.
19 декабрьдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Октябрь урамында 40 нчы йорт янәшәсендәге куркыныч борылышта, "Лада Гранта" автомобиле йөртүчесе имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлап алмый һәм идарәне югалтып, чокырга төшә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомашина билгеле дәрәҗәдә механик зыян ала. Ачыкланганча, йөртүченең таныклыгы да булмаган, моның өчен аңа 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный.

Ярый әле юл һәлакәте вакытында каршы хәрәкәт итүче машина, тротуардан атлаучы кеше булмаган.
20 декабрьдә Аксубайның Мазилин урамыннан хәрәкәт иткән "Газель" машинасы йөртүчесе имин хәрәкәтне тәэмин иткән тизлекне сайламыйча, "ГАЗ" автомобиле белән бәрелешә (икенче автомобиль хуҗасының ОСАГО полисы булмый).
20 декабрьдә Аксубай - Иске Ибрай автомобиль юлының 5 километрында "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе тизлек режимын арттырып хәрәкәт итә, шуның өстенә юл-метеорология шартларын да исәпкә алмый һәм ике машинага да механик зыян килә.

- Уңай булмаган һава шартларында машина хуҗаларыннан үтә дә игътибарлы булу һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен кискен үтәү сорала: алда хәрәкәт иткән транспорт чарасына кадәр араны арттырырга кирәк, - дип аңлатма бирде Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гималетдинов. - Имин тизлекне сайларга, куркыныч хәрәкәтләр ясамаска. Зур тизлек белән хәрәкәт иткәндә юл капламындагы кечкенә генә тигезсезлек яки юл өстенең бозлавыклы булуы аркасында идарәне югалту һәм, кагыйдә буларак, каршы хәрәкәт итү полосасына яки юлның үтеп йөрү өлешенә чыгу куркынычы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев