Аксубайда чираттагы тапкыр солдатларны Татвоенкоматның җыю пунктына озаттылар.
Урамда караңгы булса да, музыка яңгырап торды, җыелган халык арасында берничә кеше кулында җилфердәп торган әләмнәр күренде. Аксубай районы егетләре армия хезмәтенә намуслы карашлары белән һәрвакыт аерылып тордылар. Бу исә - арттырып әйтү дә, мактану да түгел, ә чынбарлык. Безнең егетләр кече...
Аксубайда чираттагы тапкыр солдатларны Татвоенкоматның җыю пунктына озаттылар.
Урамда караңгы булса да, музыка яңгырап торды, җыелган халык арасында берничә кеше кулында җилфердәп торган әләмнәр күренде. Аксубай районы егетләре армия хезмәтенә намуслы карашлары белән һәрвакыт аерылып тордылар. Бу исә - арттырып әйтү дә, мактану да түгел, ә чынбарлык. Безнең егетләр кече яшьтән үк армия хезмәтенә җитди әзерләнәләр. Чираттагы чакырылышта армиягә китүче 7 егет арасында Емелькино урта мәктәбен тәмамлаган укучылар да бар иде - болар еллар дәвамында хәрби-кулланма спорт төрләре буенча уздырылган ярышларның зональ, төбәк этапларында Аксубайны яклаган, призлы урыннар яулаган егетләр - Анатолий Михайлов, Вадим Федосеев һәм Николай Никитин. Егетләрне озатучылар арасында аларның укытучылары, Николайның әтисе Алексей Никитин да бар иде.
- Районның яшь армия штабы җитәкчесе буларак, мин һәр егетнең намуслы хезмәт итүен ышандыра алам, - дип белдерде ул. - Аларның әзерлекләре яхшы, корал белән эш итә беләләр: минималь вакыт эчендә автоматны сүтеп җыялар, төз аталар, физик яктан да әзер алар. Хәрби эш теориясе буенча да барысы белән дә таныш. Әти кеше буларак үз улыма ышанам. Мәктәптә укыган чакта ук Николай яшьармиячеләр отряды командиры булды, аннары институт тәмамлады. Язгы чакырылышта ук армиягә китмәкче иде, әмма кайбер сәбәпләр аркасында китә алмады. Менә бүген чират җитте.
Бүгенгесе көндә Аксубай районыннан 40тан артык егет Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.
Озату тантанасының рәсми өлеше тәмамлангач, булачак солдатларга район исеменнән бүләкләр - кул сәгатьләре тапшырдылар.
- Мин, дусларым кебек үк, Россия армиясе сафларында хезмәт итәргә телим, - дип кушылды әңгәмәгә Николай. - Кая билгеләячәкләре билгесез әлегә. Әмма мин теләсә кайсы җирдә дә хезмәт итәргә әзер. Һәм барысы да яхшы булачагын беләм.
Бу көнне Аксубайдан Айрат Саматовны, Айрат Сәмигуллинны, Антон Тимирясовны, шулай ук Татар Сөнчәлесе авылыннан Нәзиф Нигъмәтуллинны армиягә озаттылар. Гомумән, егетләрнең барысы да диярлек урта, югары уку йортларын тәмамлаганнар, һөнәрләр алганнар һәм тормыш тәҗрибәсе туплаганнар. Команда яңгырауга ук егетләр автобус каршына тезелеп бастылар.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин егетләргә хәер-фатихаларын бирде.
- Хәрби бурычны намус белән үтәрсез дип ышанабыз, - дип ассызыклады ул. - Сезнең командирларыгыздан әти-әниләрегезгә бары тик рәхмәт хатлары гына килеп ирешсен. Хәерле юллар телим, без сезне көтеп алачакбыз!
- Без сезнең белән горурлансын өчен намуслы хезмәт итегез! - дип белдерде булачак солдатларга Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин.
- Хезмәттә иң мөһиме - хәрби уставны һәм командирлар боерыгын үтәү, - дип билгеләп үтте ТР Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов. - Бер ел хезмәт сизелми дә үтәр, әмма сездән күп көч таләп итәр.
Һәм кабаттан - хәрби марш. Якыннары белән хушлашуга егетләргә бер минут вакыт бирелде. Бу бер минут - хәтергә сеңеп калырдай иң дулкынландыргыч һәм моңсу мизгелләрнең берсе булачак. Аннан соң автобус егетләрне авырлыклар белән тулы яңа тормышка алып китте. Ләкин алар бит - ир-егетләр, димәк барысын да җиңеп чыгачаклар.
Нет комментариев