Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укытучыларның традицион август киңәшмәләре башланды

10 августта милли мәгариф секциясе утырышы узды.

Аксубай районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашкан чара Казанның Совет районы 183 нче гимназиясе базасында узды.

Секция кысаларында милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә шулай ук Россия Федерациясенең башка субъектларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Секция дәресләрендә яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФГОС) гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча мастер-класслар оештырылды.

Секциянең пленар утырышы ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев