Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның сигез районында бал кортларының күпләп үлүе теркәлгән

Быел Татарстанның сигез районында – Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистайда бал кортларының күпләп үлүе теркәлгән

 Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бу ел бал кортлары агуланудан башка үтмәде. Безгә сигез муниципаль районнан мөрәҗәгатьләр килде. Шуңа бәйле рәвештә тикшеренүләр өчен сайлап алу буенча комиссияләр эше оештырылды», - дип сөйләделәр ведомствода.

Министрлыкта искәртеп узуларынча, быел агрономнарны культуралар үстерүдә куркынычсыз технологияләр куллану буенча укыту узган, бу «уңай нәтиҗәгә китергән». Мәсәлән, бөҗәкләр серкәләндерә торган 40 мең гектар үсемлек кырлары куркынычсыз препаратлар белән эшкәртелгән.

Куркынычсыз технологияләрне нигездә Арча, Актаныш, Питрәч һәм Апас районнары кертә, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

«Барлык муниципаль районнарда да уңай практиканы тарату бурычын куябыз, шуннан соң бал кортлары үлеме белән бәйле хәл тулысынча тотрыкланачак», – диделәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Тулырак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев