Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның кайбер районнарында көндез яшенле яңгыр явачак

Бүген көндез Татарстанның кайбер районнарында яшенле яңгыр көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәт хәбәр итә.

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, башка вакытта – 5-10, урыны белән 13 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы яңа атна башлану белән республикада һава шартларының бозылуы хакында хәбәр иткән иде. Әмма, явым-төшемнәр фаразлануга да карамастан, төбәктә эссе һава торышы сакланачак.

Тулырак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев