Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республиканың методист-психологлары август киңәшмәләре кысаларында Әлмәт мәктәбендә очраштылар

25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган секцион дәресләрнең төп темасы мәгарифтә психологик хезмәтнең торышы һәм перспективалары булды.

Әлеге тема буенча доклад белән мәгариф системасында психологик хезмәтне тәэмин итү буенча Федераль координация үзәге җитәкчесе Ольга Ульянина чыгыш ясады.


– Чыгыш Мәскәүдән, онлайн режимда оештырылды, – ди Аксубай мәгариф бүлеге методист-психологы Сергей Чеверикин, – һәм секциядә катнашучыларда чын кызыксыну уятты. Бигрәк тә хезмәтне үстерү перспективалары ягыннан. Чыгышлар һәм фикер алышулар башланганчы, төрле педагогик ситуацияләрне хәл итү буенча мастер-класслар узды, анда минем коллегаларым зур энтузиазм белән катнаштылар.


Психологлар секциясе эшендә республика мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты, ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Сергей Чеверикин сүзләренчә, секция дәресләренең тагын бер кызыклы мизгеле булып мәктәп татулашу хезмәтен конфликтларны хәл итү ысулы буларак караучы Кадрия Шәрифҗанованың чыгышы булды.
Секция эшенә нәтиҗәләрне секция модераторы, “Росток” ЦППРК ГАОУ директоры Роман Васильев ясады.
Секция киңәшмәсенең пленар утырышы Әлмәт район мәдәният йортында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев