Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кошларны куркыныч авырулардан сакларга

Районда «Чайка» кошчылык объектларының биологик иминлеген тәэмин итү айлыгы узды.

Профилактика айлыгының төп максаты район территориясендә югары патогенлы кош гриппы барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау иде. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре, ветеринария күзәтчелеге хезмәте вәкилләре белән берлектә, хуҗалыкларында йорт кошлары асралган гражданнарның хуҗалыкларын йөреп чыктылар. Ведомство белгечләре, кош хуҗалары белән очрашканда, аларга бу авыруны профилактикалау буенча мәгълүмат җиткерделәр һәм белешмәлекләр тапшырдылар.

Районда шулай ук ветеринария берләшмәсе һәм ветеринария күзәтчелеге вәкилләренең кош-корт сатып алучылар белән очрашулары оештырылды. Белгечләр аларга башка төбәкләрдән кош-корт сатып алу кагыйдәләрен аңлаттылар.

Шулай ук район территориясендә үлгән кыргый кошларны эзләү максатыннан сулыкларны йөреп чыгулар даими оештырыла.
Кош гриппы – аеруча куркыныч вируслы авыру, ул кошларның массакүләм үлеменә һәм кыргый кошларның озак вакыт вируслы булуына китерә. Профилактикалауның төп чарасы – имин булмаган урыннардан әлеге мәкерле чирнең керүенә юл куймау.

Йорт хуҗалары кошларны асрау буенча төп кагыйдәләрне белергә тиеш: йорт кошы ябык биналарда гына асралырга тиеш, аларны тикшерелгән сатучылардан документлар белән генә сатып алырга кирәк, кошларның үз-үзен тотышында барлык үзгәрешләр турында, үлгән һәм авыру кыргый кошларга тап булганда дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә кирәк.

Фото: РГВО архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев